Түләүсез чәч кисү

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар көненә багышланган мәрхәмәтле эшләр декадасы дәвам итә.

Бу декаданың буеннан-буена “Амалия” дигән матурлык салонында аның хуҗасв Рогузина А.А. сәламәтлеге чикләнгән балаларга һәм аларның ата-аналарына түләүсез хезмәт күрсәтә.

Моның өчен районның “Өмет утравы” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге "Амалия" салонына зур рәхмәтен белдерә һәм тормышында һәм эшендә зур уңышларга ирешүен теләп кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International