Инвалидлар декадасы көннәрендә ”Иҗади группа Союзы” активистлары Гадельшина Яна һәм Арсланова Фәридә Шәммөхәммәтова Сәгадәт Багаветдин кызы янына барып, аңа мәктәптәге яңалыклар, конкурсларда катнашулары,авылда булган хәлләр турында сөйләделәр.
Бу хатын тумыштан сукыр, ләкин бик кызыксынучан тере кеше. Шуңа күрә балаларны гел көтеп ала.