Шундый сорау белән ана капиталы юнәлтелгән торак йортларны тикшерде район Башкарма комитетының ЖКХ, энергетика һәм элемтә бүлеге комиссиясе.
Ана капиталын торакны яхшыртуга түбәндәге максатларда файдаланырга мөмкин:
- Торак сатып алу;
- Ипотека бурычын түләү;
- Йорт салу яки реконструкцияләү;
- Торак кооперативлары төзелеше долясына керү.
Ана капиталын акчалата алып булмый. Аны максатчан тотарга гына ярый.