Югары Ослан Прокуратурасы чараларда катнашты

2017 елның 8 декабре, җомга

Бу атнада Югары Ослан Прокуратурасы Халыкапа коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чараларда катнашты.

Район прокуроры Егоров В.И. Югары Ослан гимназиясе укучылары белән очрашты. Ул укучылар алдында коррупция, аның җәмгыятькә һәм дәүләткә тискәре йогынтысы, аның белән көрәш юллары турында лекөия укыды.

Шуның белән бергә коррупциягә багышланган мәкаль һәм әйтемнәр турында конкурс та игълан итте. Җиңүчеләргә район прокуратурасы тарихы һәм эшчәнлеге турында китап бүләк итте.

Моннан тыш прокуратура хезмәткәрләре коррупциягә каршы көрәш законнары турында күп кенә мәгълүматлар белән район газетасы битләрендә һәм районның рәсми сайтында да чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International