Информациягә доступ – закон бозу

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

Югары Ослан Прокуратурасы район сайты һәм Интернет челтәре аша җирле үзидарә органнарында информациягә доступны тикшерде.

Тикшерү күрсәткәнчә авыл җирлекләренең рәсми сайтларында халыкны яисә тикшерүче органнарны кызыксындырган барлык сораулар да урнаштырылмавы билгеле булды. Бу 13 нче номерлы ФЗ ның 13 нче номерлы маддәсе 1 нче бүлеген бозу дигән сүз.

Тагын Олы Мәми һәм Макыл авыл җирлекләре хезмәткәрләре ФЗ ның “Персональ белешмәләр” дигән 7 нче маддәсен үтәмичә кешеләрнең паспорт күрсәткечләрен, адресын, эш урыннарын интернет челтәрендә урнаштырганнар.

Әлеге законнарны бозган җитәкчеләрнең актлары каралу стадиясендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International