Бүген район Советының актлар залында район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә “Эшлекле дүшәмбе” булып узды.
Башта С.Осянин Туган якны өйрәнү музееның яңа җитәкчесе Шагиахметова Мария белән таныштырды. Аннары Банкирлар көне белән котлап, озак еллар бу өлкәдә намуслы хезмәт башкарган Загидуллина Резидәгә район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Проблемалы чыгышлар белән Ионов Е. – оператив сводка белән, Муфталиев Н. – газетага язылу барышын, Камалетдинова Г.– Яңа елга хәзерлек планы турында чыгыш ясады.