9 нчы декабрьдә, Россия геройлары көнендә. Югары Осланның Геройлар Паркында мемориаль такталар ачу тантанасы булды.
Ул истәлекле такталар яшь буынга Әфган сугышын, анда гомерләре өзелгән батырларны искә төшереп торачак.
Россия тарихы – ул сугыштагы батырлыклар тарихы. Бер генә дәүләт тә үз тарихында шулкадәр күп сугышлар кичермәгән.
Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов, авыл җирлеге башлыклары, укучылар, “кайнар нокталарда” катнашучыларны тагын бер кат котладылар, аларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр, алар истәлеге гомергә икәнен өйттеләр.
Мәңгелек дан, геройларга!