1993 нче елның 12 нче декабрендә Россия халкы илнең төп Законын – Конституцияне кабул итүгә тавыш бирде.
Анда һәр гражданинның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән.
Бу көнне мәктәпләрдә бу көнгә багышланган дәресләр һәм класстан тыш чаралар үткәрелде. Аларның исемнәре төрлечә яңгырады: “Син Конституцияне беләсеңме?”, “Илнең төп Законы”, “Минем илем – минем хокукларым”, “Безнең илебез – Россия” һ.б.