15 нче декабрьдә Казанда республикакүләм 2 нче ата-аналар интернет-җыелышы узачак.
Ул мәгариф өлкәсендәге коррупциягә каршы тору сорауларына багышлана. Аны мәгариф министры урынбасары Гөлнара Габдрахманова үткәрә. Башлана: сәгать 12.00 дә.
Сораулар алдан roditelirt@mail.ru почта адресына юллана. Утырышның онлайн трансляциясе 1 сәгать ярым буена В.Г.Тимрясов исемендәге Казан инновацион университеты имени сайтында күрсәтеләчәк.