Яңа ЕРЦ эшчәнлеген оештыру

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

Бүгенге көндә агымдагы законнарга үзгәрешләр кертелә.

Федераль законда әйтелгәнчә, барлык коммуналь түләүләр бер квитанциягә керергә тиеш. Федераль хакимият түләүләр буенча эшне кемгә тапшырырга икәнлеген регионнарның үзләренә билгеләргә мөмкинлек бирделәр. Шуңа күрә ТР ның Министрлар Кабинеты Бердәм Расчет Үзәген АО «Татэнергосбыт» базасында оештырырга булды. Ул ООО «ЕРЦ-Татэнергосбыт»дип атала.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов шул темага багышлап киңәшмә уздырды.

Беренчеләрдән булып ЕРЦ Яшел Үзән районында эшли башлады. Югары Осланда ул 2018 нче елның 1 нче январенда эшкә керешә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International