Президент Идарәсе белән элемтә

2017 елның 15 декабре, җомга

14 нче декабрьдә  ТР Президенты идарәсе вәкилләре Югары Осланга килеп гражданнарны шәхси сораулары белән кабул иттеләр.

Параллель рәвештә Президент идарәсенең информацион – аналитик бүлеге мөдире Лилия Ибрагимова район Советының гомуми бүлеге хезмәткәрләре эшен каралды һәм аларга консультацион ярдәм күрсәтелде.

Хатларны һәм мөрәҗәгатьләрне регистрацияләү, гражданнарны кабул итү буенча норматив документларда хаталар табылды. Алар тиз арада төзәтеләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International