Яңа дәүләт стандартларына күчү һәм тел мәсҗәләләрендә буталчык килеп чыккан заманда мәгариф өлкәсендә болытлар куерды. ТР ның Дәүләт Советы утырышында Президент Р.Миннеханов “Без нәтиҗәлерәк методика булдырырга тиеш” диде.
2017 нче елның җәендә Югары Ослан районының 5 татар теле укытучысы үзләренең методистлары Гөлгенә Дәүләтшина белән рус балаларын татар теле укытуны В.Н.Меәерякованың авторлык системасы буенча алып бару буенча белемнәрен күтәрү курсларында укып кайттылар.
Шуннан бирле 1 нче сентябрьдән алып Макыл, Югары Ослан мәктәбе, гимназиясе, Татар Борнашы. Куралово мәктәпләренең татар теле укытучылары әлеге методика белән укыталар.
14 нчедекабрҗдә Буа шәһәрендә Меәерякова технологиясе буенча “Рустелле төркемнәрдә татар телен өйрәнүдә методиканың төп үзенчәлекләре” дигән республикакүләм темага семинар булып узды.
Аның эшендә безнең район делегаөиясе бик актив катнашты, яңа технология нигезендә мастер-класслар уздырды.
Бу аралашу бүгенге тел буенча болганчык заманда бик файдалы дәрес булды.