2018 нче елның 29 нчы октябрендә Ленин Комсомолына 100 яшь тула. Бу датага багышлап, районның Үзәк китапханәсендә “Минем комсомол яшьлегем” дигән истәлек күргәзмәсе барлыкка килде.
Анда район газетасы, “Гасырлар авазы”, ”Ватан” газеталарыннан фотографияләр, совет чоры рәссамнары репродукцияләре, комсомол еллары тарихы турында БАМ, ГЭС вакыйгалары турында материаллар урнашкан.
Тагын ВЛКСМ ның 65 еллыгына багышланган комсомоллар дневнигы да урын алган.