20 нче декабрьдә, Яңа ел алдыннан, рйонның китапханәсендә барлык нәни китап укчыларны “Яңа елда китап хороводы әйләнә” дигән фиеста – күргәзмә көтә.
Бу бәйрәм күргәзмәсе балаларны маҗаралы һәм серле дөньяга алып керәчәк. Алар Кыш бабай белән Кар кызының килеп чыгышы турында яңалыклар ачачак, Раштуа бәйрәме тарихы белән танышачак.
Яңа ел турында әкиятләр һәм шигырьләр укыячак.