Интернат кешеләре Г.Камал исемендәге театрга барды

2017 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

ТР ның Г.Камал исемендәге академик театры Россиядәге театрлар арасында беренчеләрдән булып Маяковский исемендәге Мәскәү академик театрының #ТЕАТРАЛЬНЫЙСАНТА2018  акциясенә кушылды.

Бу акциянең максаты - Яңа ел бәйрәме алдыннан ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә матурлык тарату һм барлык Рлоссия театрларын кешелргә мәрхәмәт эшләүгә тарту.

Бүген Камал театры артистлары интернатта яшәүчеләргә җырлар җырлады, шигырьләр укыды. Концерт халык күңелендә бик озакка истә калыр.

Ахырдан театр директоры Ильфир Якупов үзләренең театрлары язылган дискларны бүләк итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International