Көз көне Югары Осландагы елга портын реконструкцияли башладылар. Пристань мәйдаында символ буларак проектка капитан – речникка һәһкәл кертелгән.
Бу иҗтимагый пространствоны үстерү өчен идел речниклары тарихын дөрес итеп чагылдырган, балыкчыларның тормыш – көнкүрешләрен сурәтләгән, безнең авылдашларыбызның тормыш юлын исбатлаган крәкле фактларны табарга кирәк.
Бу юнәлештә эш алып бару өчен район башлыгы урынбасары Сергей Викторович Осянин Яр Морквашы мәктәбе музеенда тарих укытучыларын, музей җитәкчеләрен җыйды. Алар бергәләп эзләнү эшләре алып бару буенча план кабул иттеләр, ә аның нәтиҗәсе районның туган якны өйрәнү конференциясе белән тәмамланачак.
Хөрмәтле район халкы! Әгәр Сездән дә речниклар турында ниндидә булса хәбәр килсә, без бик шат булыр идек.