21 нче декарьдә район башлыгы Марат Зиатдинов Муниципаль районнарның 12 нче съездында катнашты. Чара “Корстон” тамаша залында узды.
ТР Президенты үзенең чыгышында: “Без бүген спорт мәйданчыклары төзибез, иҗтимагый киңлекләрне үстерәбез, бу территориядә яшәүче халыкка уңайлыклар тудыру өстендә эшлибез. Авыл җирлеге башлыкларына бүгенге көндә тормышка ашырыла торган программалардан кулланырга кирәк”, - диде.
Безнең республика авыл хуҗалыгы үсеше ягыннан ил масштабында 3 нче урынны, торак төзү ягыннан – 5 нче урынны, сәүдә өлкәсендә – 8 нче урынны тота. Ә Федераль округта барлык төп күрсәткечләр буенча 1 нче урынны яулый.
Дәүләт программаларын тормышка ашыру дәвам итәчәк.