21 нче декабрьдә район башлыгы Марат Зиатдинов ТР Президенты Р.Миннеханов җитәкчелегендә узган авыл җирлекләренә яңа автомобильләр тараткан тантанада катнашты.
Бу церемония Дәүләт Советы бинасы каршында узды. Чарада Президент Аппараты җитәкчесе Асгат Сафаров, Премьер - министрның беренче урынбасары Р.Нигъмәтуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Президент әйтүенчә, мондый вакыйга муниципаль берәмлекләрнең съезды алдыннан республикада автомобильләр өләшү традициягә әверелде. 7 ел эчендә барлыгы 1770 автомобиль ияләренә барып ирешкән.
Chevrolet NIVA яңа автомобиль ачкычы Президент кулыннан бу юлы Мәйданнан – Виктор Михевка, Соболевскоедан – Ольга Майоровага эләкте.
Котлыйбыз!