Бүген, 23 нче декабрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан граңданнарын хәрби хезмәткә алыну хәлләре турында утырыш үткәрде.
Беренче булып район хәрби комиссары Рөстәм Шакиров чыгыш ясады. ул проблемалы сорауларга туктады, бу юнәлештә авыл җирлекләре башлыкларын эшне яхшыртырга өндәде.
Аннан соң МВД РФ «Верхнеуслонский» бүлеге башлыгы Олег Хохорин хезмәткә алынучы яшьләрнең качып йөрүчеләре азаюын әйтте. Ә баш врач Алексей Смирнов үзләренең медицина өлкәсендәге хезмәткә алынучы гражданнар белән эш сорауларына тукталды.