Узган шимбәдә Культура һәм ял паркында Яңа ел бәйрәме булып узды. Ул “Яңа ел маҗаралары сандыгы” дип аталды.
Һәр елны яңа ел чыршысы янындагы чаралар балалар өчен әкият геройлары белән очрашудан башланып, олылар өчен массакүләм шаулы чаралар белән тәмамлана.
Бу юлы да бәйрәмне район башлыгы Марат Зиатдинов ачып җибәрде.
Яңа 2018 нче ел белән котлап, балаларга укуларында уңышлар теләде, олыларга лаеклы хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.
Бу көнне барысы өчен дә онытылмаслык зур бәйрәм программасы хәзерләнгән иде. Кыш бабай һәм Кар кызы бергәләп Яңа Эт елын каршы алдылар, балаларга бүләкләр өләштеләр.
Бәйрәм бик күңелле узды. Чыршы утлары бик матур балкыйлар. Бар җирдә күңелле.