Гаилә туе

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

23 нче декабрьдә Коргуза авылында яшәүче  Мария Афанасьевна һәм Александр Григорьевич Спириннарның зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.

Алар иңне-иңгә куеп 55 ел буе бергә гомер иткәннәр, авыл халкы алдында бик зур хөрмәт казандылар.

Бүгенге көндә алар балалары, оныклары өчен бик зур терәк һәм рәхмәткә лаек ата-ана. Алар – яхшы гаилә үрнәге.

55 еллык юбилей белән котлап Спириннар гаиләсен “Районның Почетлы юбилярлары” дигән кенәгәгә керттеләр һәм район башлыгы Марат Зиатдиновның котлаулары белән бүләген тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International