2017 нче елда алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү эшләре яхшы барган.Район башлыгының Рәхмәт хаты белән 85 кеше, Почет Грамотасы белән – 14 кеше, Республика наградасы белән – 36 кеше бүләкләнгән.
Конкурс комиссиясе аша 17 конкурс материаллары узган. Хезмәткәрләрнең эш сыйфаты аның белеменнән тора, 2017 нче елда 26 кеше белемнәрен күтәрү курсларында укыган. 18 кеше аттестация үтеп, класслы чин алган.