26 нчы декабрьдә район китапханәсендә Югары Ослан гимназиясенең кышкы лагереннан килгән балалар өчен әкият иленә сәяхәт булды.
Ул бәйрәм язучы Эдуард Успенскийның 80 яшьлнгенә багышланды. “Салават күпере” клубы балалары үзләренең осталыгын күрсәтте.
Аеруча матур сәхнә номерларын күрсәтүчеләргә призлар да өләштеләр.
Ахырдан Кыш бабай белән Кар кызы барысын да Яңа ел дискотекасына чакырдылар.
Чарада 31 кеше катнашты.