Бүген районның АО «Татмедиа» филиалы бинасында рәсемнәр, видеороликлар, буклетлар конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Җиңүчеләргә грамоталар, призлар, рәхмәт хатлары тапшырылды.
Аларны балаларга коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы киңәшчесе Ильназ Гыйләҗиев һәм район газетасының баш редакторы Нусред Муфталиев тапшырды.
Жюри членнары протоколларына караганда, җиңүчеләр арасында Осянин Максим - гимназия, Костакова Яна – Яр Морквашы, Галимова Ралина - Вахитово, Гадельшина Зарина - Матюшино, Шайдуллин Айрат - Октябрьская, Никонова Полина - Шеланга, ДОО «Сыны Отечества» Шеланга, Биряльмин Егор - Майдан, Титова Екатерина – Татар Борнашы мәктәпләре бар иде.