Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелеге астында райондагы коммуналь сораулар буенча йомгаклау утырышы булып узды.
Анда Автодороңная урамындагы 2 нче йортта бара торган эшләр турында В.Ю.Раков, приватизация сораулары буенча АО РПО "Таткоммунэнерго" башлыгы Л.Р.Хусаинов, предприятиенең еллык нәтиҗәләре буенча ООО «Управляющая компания «Управдом» директоры Т.С.Нуруллин чыгыш ясадылар.
Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗановка яңа ел башында чишәсе сораулар буенча йөкләмәләр бирелде.