Район Советының чираттагы 29 нчы утырышы

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

28 нче декабрьдә район Советы бинасында  район Советының чираттагы 29 нчы утырышы була.

Анда түбәндәге сораулар каралды:

1.    Югары Осланрайон Советының 2016 нчы елның 14 нче декабрендә чыккан район бюджеты турындагы 17-174 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү;

2.    Район Советының 2014 нче елның 17 нче ноябрендә чыккан муниципаль хезмәткә вакантлы урын турындагы һәм муниципаль хезмәттәгеләрнең доходлары һәм расходлары турындагы  өстәмәләр кетелгән карарына үзгәрешләр кертү;

3.    Муниципаль хезмәткәрләр арасында килеп чыккан конфликтларны регулировать итү комиссиясе Нигезнамәсенә үзгәрешләр кертү;

4.    Югары Ослан районы территориясендә җир контроле Нигезнамәсен кабул итү;

5.    Югары Ослан районында муниципаль мөлкәтне приватизацияләү планын раслау;

6.    “Югары Ослан районының 2015-2017 нче елларга үсеше”  муниципаль программасының тормышка ашыруның барышы;

7.    Югары Ослан районында Федераль һәм муниципаль программаларның тормышка ашырылуы һ б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International