Бүген Казанда халыкның күпчелек сораулары буенча өстәмә авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды. Аның өчен башка мәйданчык бүленеп бирелде. Безнең районнан халык бик ярата торган продукцияләр белән Агрофирма "Верхний Услон" : сөт һәм май, ООО "Заволжье" - сөт, Агрофирма "Заря"- алманы бик тиз алып бетерделәр. Шәхси хуҗалыклардан Александр Иванов һәм Николай Орлов үз товарларын, ә фермерлар Ильшата Садриев ат һәм бәрән ите , Василь Рамазанов – бал белән сату итте.