Хөрмәтле Югары Осланлылар һәм район кунаклары!
Сезне Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлыйм!
Узып баручы 2017 нче ел бик күп үзгәрешләргә һәм уңышларга бай булды. Ел буена урамнарны йорт яны территорияләрен, авыл җирлекләрендәге биналарны төзекләндердек, яңа спорт һәм балалар мәйданчыкларын яңа җиһазлар белән тулыландырдык, мәктәп һәм балалар бакчаларына капиталь ремонт ясадык, ФАП лар һәм культура йортлары төзедек...
Яңа елга яңа планнар һәм яңа өметләр белән аяк атлыйбыз, киләчәккә нык ышаныч һәм матур теләкләр баглыйбыз.
Яңа ел һәм Раштуа – гаилә бәйрәмнәре. Бу үзеңнең вакытыңны үзеңнең гаиләңә багышларга бик зур мөмкинчелек вакыты.
Бу бәйрәм көннәрендә барыгызга да мәрхәмәтлелек, бер-береңә ышаныч, мәхәббәт телим. Яңа ел яңа бәхетләр, җиңүләр, уңышлар алып килсен!
Яңа ел белән, дуслар!
Хөрмәт белән, район башлыгы Марат Зиатдинов.