Татарстанның стрелокларын Югары Осланда котладылар

2018 елның 1 гыйнвары, дүшәмбе

Традиция буенча “Свияга” җәядән ату үзәгендә узган елны үенең уңышлары белән аерылып торучы спортсменнарны котлау тантанасына җыелдылар. Ул тантанада дөнья чемпионы Николай Теплый, дөнья Чемпионатының икеләтә призеры Альбина Шакирова, Европа чемпионкасы Екатерина Рябая, ТР ның иң яхшы тренеры Светлана Демина катнашты.

Ләкин бу көнне ТР  Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сафаровны көттеләр. Һәм ул килде! Район башлыгы Марат Зиатдинов та бу вакыйгадан читтә калмады.

Бу көнне республикабыз данын яклап җиңүләргә ирешкән спортсменнар турында бик күп сөйләнде. Аларга алга таба да зур биеклекләргә ирешүләрен теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International