"Һәрвакыт булсын китап!"

2018 елның 5 гыйнвары, җомга

Китаплар турында сөйләгәндә без аларга җансыз кәгазь төсле карыйбыз, ә бит аларның үз тарихлары, үз язмышлары бар.

Татар Макылы авыл китапханәсендә 2018 нче елда язылуларына күп еллар узган, түгәрәк дата- юбилейлары билгеләп үтелә торган китаплардан күргәзмә оештырылды. Китапханәче Хисамова М.В. кышкы мәктәп яны лагерена йөрүче балалар белән "Һәрвакыт булсын китап!" исемле уенлы чара уздырды. Чарада С.Т.Аксаковның "Ал чәчәк" исемле китабы быел 160 еллык юбилеен билгеләп үтә диелде, бу ничә буын кешеләр Настенка өчен борчылып, аны укып үскәнлеген белдерә. 135 еллыгын билгеләп үтүче Д.В.  Григоровичның акробат малайның аяныч  язмышы турындагы повестьны кемнәр генә укымаган.  Балалар китапларның эчтәлеге буенча төзелгән викторина- уеннарда катнаштылар,яңа мәгълүматлар алдылар.

Бу кичэдэ юбиляр-китапларнын берничэсе турында гына сүз алып барылды, ел дәвамында мондый чаралар эле тагы узар, китап сөюче балалар үзләренең белемнәрен алда да күрсәтерләр дип ышанып калабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International