Бүген район культура йортында сәламәтлеге чикләнгән, ата-анасыз калган, ярдәмгә мохтаҗ балаларның хәйрия елкасы оештырылды.
Балаларны башта район Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов котлады. Аннан соң ТР Дәүләт Советы депутаты Александр Черемнов бик матур теләкләр белән бергә яхшы бүләкләр дә тапшырды.
Алга таба балалар алдында серле бәйрәм программасы башланды. Аны «Химтрейд» компаниясенең директор урынбасары Владимир Устинов тәкъдим итте.
Бу көнне барысының да кәефе күтәренке булды, йөзләрендә елмаю балкыды. Кыш бабай бер кешее дә бүләксез калдырмады.