Югары Ослан Советының гомуми бүлеге тарафыннан ел буе гражданнарны бердәм кабул итү көне турында статистик мәгълүматлар алып барыла.
Кабул ителгән карар буенча гражданнарны район башлыгы, Башкарма комитет җитәкчесе, аның 1 нче урынбасары кабул итә.
2017 нче елда барлыгы 758 кеше мөрәҗәгать иткән, кабул итү саны – 139, график белән район авылларына чыгу – 45 тапкыр булган.
Район башлыгы һәм Башкарма комитет җитәкчесе барлыгы 80 тапкыр кабул иткән һәм аларга мөрәҗәгать итүчеләр саны 529 кеше тәшкил иткән.
2018 нче елдагы кабул итү көннәре графигы белән район сайтының “Гражданнарның мөрәҗәгатьләре” дигән сайтында таныша аласыз.