10 нчы январьда районның Үзәк китапханәсендә бик күп әдәби жанрлар авторы А.Н.Толстойның 135 еллыгына багышланган “Кызыл граф” китап күргәзмәсе барлыкка килде. Аның әсәрләре арасында тарихи һәм социаль романнар, балалар өчен повестьлар һәм очерклар, фантастика һәм реализм бар.
Иң күренекле әсәрләреннән “Петр первый”, “Аэлита”, «Гиперболоид инженера Гарина», «Золотой ключик, или Приключения Буратино» һәм повесть «Детство Никиты» күргәзмәдә урнашкан.
Килеп танышыгыз һәм укыгыз!