Югары Осланда кайда һәм нәрсәләр төзеләчәк

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Елдан-ел райнда яңа төзелешләр, биналарны ремонтлау, булганнарын үзгәртеп кору эше активлаша бара. Бу өлкәдә безнең район эрерәк районнар арасында да лидерлык позициясендә тора.

Яңа 2018 нче елда кайда һәм нәрсәләр төзеләчәге турында Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов җавап бирде:

-    Быел 18 республикакүләм программа буенча барлыгы 345 млн сум акча бүленеп биреләчәк. Иң күп чаралар мәгариф учреждениеләре, медицина биналары, спорт, культура учакларын торгызырга юнәлдереләчәк. Идел ярындагы дебаркадерны дәвам итү, юлларны төзәтү, күперләр салу – барысы да планга кертелгән, - диде ул. Үзара салым акчалары да үз юнәлешләре буенча тормышка ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International