Авыл хуҗалыгының 24 нче номерлы отчет формасана караганда районда 2018 нче елның 1 нче январена эре мөгезле терлек саны 11057 баш тәшкил итә. Бу сан алдагы ел белән чагыштырганда 364 башка кимрәк дигән сүз.
Үз күрсәткечләрен киметүчеләр арасында АО «Красный Восток - Агро» 258 - башка, ООО АПК «Заволжье» - 82 башка.
Сыерлар саны да 2017 нче елга караганда 210 башка кимегән.
Атлар – 87 баш, сарыклар һәм кәҗәләр – 798 баш, дуңгызлар саны – 4981 баш санала.