Үзәк китапханәдә ремонт көтелә

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яңа 2018 нче елда районың үзәк китапханәсендә капиталь ремонт булуы көтелә.

Ремонт вакытында бакчаның бина түбәсеннән алып керә торган ишекләрне алыштыруга кадәр яңадан ясалачак. Шулай ук җылылык бирү, кайнар һәм салкын су канализация, вентиляция дә яңартылачак. Бина эчендәге бар җиһаз алыштырылачак.

Китапханәнең фасад өлеше дә җылытылачак, видеоснабжение һәм охрана сигналы да куелачак.

Хәзерге вакытта проектны төгәлләп яталар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International