Контроль-хисап Палатасы эшчәнлеге йомгаклары

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

2017 нче елда районның Контролҗ-хисап Палатасы 56 контроль-аналитик чара үткәргән.

2016 нчы ел бюджеты үтәлеше буенча 19 авыл җирлеге, Иннополис шәһәрендә бюджет үтәлешен тикшерү буенча йомгак кәгазҗләре язылды. Район бюджеты үтәлеше буенча  9 аена агымдагы тикшерү узды.

Соболевское, Макыл,  Коргуза,  Куралово, Кильдеево, Шеланга, Вахит, Яр Морквашы һәм Түбән Ослан авыл җирлекләре Башкарма комитетларының финанс хуҗалык эшчәнлеге буенча  бюдңет чараларын эффектив куллануы буенча планлы тикшерү узды.

Прокуратура соратуы буенча 10 унитар предприятие аерым сораулар буенча тикшерүгә тартылды.

Нәтиҗәдә бухгалтер учеты һәм отчетларның дөрес алып барылмавы аркасында 37,5 млн сум ялгышлыклар ачылды.

Тикшерү вакытында килеп чыккан кимчелекләр һәрвакыт җитәкчеләргә җиткерелә барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International