Сәламәтлеккә таба сәяхәт

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Ветераннар Советы Президиумының чираттагы утырышында карт буынның сәламәтлеген ныгыту чаралары турында да сүз кузгаттылар. Бүген алар өчен уңай шартлар тудырылган. “Чемпион” спорт комплексында төрле секцияләр эшләп тора.

Яңа, киң, матур бина – үзенә җәлеп итеп тора, кил дә үзең теләгән спорт төре белән шөгыльлән генә! Ветераннарны анда көтеп торалар. Алар анда спорт белән генә шөгыльләнеп калмый, ә төрле очрашулар, әңгәмәләр дә оештыра.

Әлегә аз гына булсалар, алар эзеннән килүчеләр булыр дип ышана алар. Хәзергә һәр пәнҗешәмбе сәгать 10.00 га һәр ветеран “Чемпион” га килеп, түләүсез сәламәтлеге турында кайгырта ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International