Росреестр искәртә

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Кыш көнне традиция буенча күчемсез милек белән эш итү базары җанлана.

Росреестр идарәсе халыкны документлар белән эш иткәндә килеп чыга торган мошенниклар тарафыннан ялганга ышанмаска чакыра.

Һәр владелеө үзенең күчемсез милкен сатканда сату-алу эшләре шәхсән үзе катнашында гына узачагын күрсәтеп гариза яза ала. Ул вакытта ЕГРН га язма кертелә һәм башка зат тарафыннан бернинди сделка ясала алмый. Аны электрон рәвештә дә бирергә була. Бу чара “Күчемсез милекнең дәүләт регистрациясе” дигән Федерал Законда каралган.

Тагын сатучы һәм сатып алучының хокукый документларының җитешле булуын тикшерү зарур.

Аларның барысының да оригинале булырга тиеш. Квартира бик еш сатыла торган булсада, куркыныч тудыра. Сак булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International