12 нче январьда Макыл авылында тагын бер гаилә алтын туен билгеләп үтте. Алар – 50 ел буе иңне-иңгә куеп тормыш юлын бергә үткән Ольга Дмитриевна һәм Николай Алексеевич Рогожиннар гаиләсе. Алтын туй ул – озак еллар авырлыкларны җиңә-җиңә гаилә тормышын саклап килү кебек бик авыр хезмәт. Рогожиннар гаиләсе бу юлны лаеклы үтте. Алар балаларын да үзләре үрнәгендә хезмәт сөючән, уңган һәм акыллы итеп тәрбияләделәр. Район һәм авыл халкы алдында зур ихтирам казанды бу гаилә.
Бүген аларның исемнәре “Районның Почетлы юбилярлары” дигән кенәгәгә кертелде. Район башлыгы Марат Зиатдиновның бүләген дә кабул итеп алды алар.