12 нче январьда Макыл авылында Мария Тимофеевна һәм Анатолий Федоровичларның Зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. Алар 60 ел буе бергә иңне-иңгә куеп янәшә яшиләр. Аларның 2 уллары, 5 оныклары, 3 оныкчыгы бар.
Бу көнне аларның исемнәре “Районның Почетлы юбилярлары” дигән кенәгәгә кертелде. Район башлыгы Марат Зиатдиновның котлау телеграммасы һәм бүләге тапшырылды аларга.