Проблемаларны бергә чишәбез

2018 елның 13 гыйнвары, шимбә

2017 нче елның 19 нчы ноябрендә узган референдумнар нәтиҗәсендә 17 авыл җирлегендә үзара салым кертү каралды. Һәр авылда җыелган акчаларның суммасы һәм нәрсә өчен тотыласы, льготалы гаиләләр күрсәтелгән списоклар бар. Акчаларны җыю срогы – 1 нче апрельгә кадәр.

Президент программасы буенча җыелган сумма тагын 4 тапкыр артыграк итеп республика бюджетыннан бүленеп биреләчәк. Райондагы прогнозлар буенча 4 млн сум акча җыеп алынса, республика безгә тагын 17 млн сум бүлеп бирәчәк.

Хөрмәтле райондашлар! Без Сездән актив позиция белән катнашырсыз дип көтеп калабыз. Акчаны «Ак Барс» Банк рачсчет счетына яисә ТР дәүләт услугалары Порталы аша түләп була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International