Иске Яңа ел алдыннан Мәйдан авылы пенсионерлары клубка җыелды. 13 нче январь көнне чыршы янындагы мәйданда культура хезмәткәрләре программа хәзерлде.
Картлар Иске яңа ел каршыларга гына түгел, ә ветераннар оешмасының җитәкчесен сайлар өчен җыелдылар.
Бу иҗтимагый эшне 10 елга якын Нина Михайловна Борисова алып барды. Ул бик тырыш, җаваплы, кайгыртучан кеше. Ләкин тиз арада авырып китү сәбәпле, ул үз урынын активрак кешегә бирүләрен сорады.
2018 нче елдан әлеге эшне Сафронова Валентина Евгенҗевна алып барачак. Ул тууы белән шушы авылныкы. Күп еллар авыл советында секретарь булып эшләгән. Бик тырыш, акыллы, актив яшәү рәвеше алып баручы бу ханым эшне яхшы алып барасына ышаналар ветераннар.
Алар үз алдына инде планнар да корганнар – авылны төзекләндерү, авыл чиркәвенең 250 еллыгына хәзерләнү, провославный бәйрәмнәр һәм РФ Президентын сайлауларда катнашу...