Прохоров Павел Григорьевичны Мәйданда онытмыйлар. Бик юаш, эшчән, Бөек Ватан сугышы ветераны. Бик гади генә тормыш иткән, бервакыттада мактанмаган, уңышлары белән масаймаган. Сугыш турында сөйләгәндә дә тыныч кына эш турында сөйләгән кебек кенә сүз алып барган. Чөнки ул үзенең мәйданы, туганнары һәм гаиләсе өчен көрәшкән. Өйләрендәгеләр аның Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүен белгәннәр, ә орден иясенә 2018 нче елда гына Иске яңа ел алдыннан килеп ирешкән.
Һәм ветеран лаеклы бүләкне бәйрәм алдыннан гына кабул итеп алды.