15 нче январьда кышкы чорда Югары Ослан территориясен кардан чистарту буенча муниципаль заданиенең үтәлешен тикшерделәр.
Бу сезон башында ИП Мухутдинов подряд оешмасы авыл урамнарыннан кар чистарту белән шөгыльләнде.
Авыл территориясе, урамнар, тротуарлар, иҗтимагый урыннар – бар да җәяүлеләр һәм автомобильләр йөреше өчен чистартылган булырга тиеш. Хәзергә бу максат тормышка ашырыла.