8-15 нче январь көннәрендә Югары Ослан районындагы полиция бүлегенә 72 хәбәр керде. 5 – җинаять регистрацияләнде.
1 нчесе - чаңгы шуу комплексыннан билгесез кешеләр чаңгы урлаганы билгеле булды. Җинаять эше ачылды.
КПП «Малиновка» янында полицейскийлар Псков кешесен наркотиклар белән тоталар. Җинаять эше ачылды.
КПП «Малиновка» янында полицейскийлар Башкириядән водительне ясалма права белән тоталар.
Октябрьский поселогында яшәүче хатын-кыз үзенең танышы тарафыннан такта белән башына 12 тапкыр сугуы турында хәбәр итә. Суд мед.экспертиза карары буенча бу кешегә җинаятҗ эше ачыла.