15 нче январьда “бердәм Россия политик партиясенең 19 нчы политсоветы утырышы булып узды.
Утырышта С.Осянин, Ф.Янтыкова, Г.Камалетдинова чыгыш ясады.
Партия членнары 2018 нче елга эш планын, “Тарих истәлеге” проектын тормышка ашыру планнарын кабул иттеләр.
Үзенең чыгышында партиянең район бүлеге секретаре Марат Зиатдинов: “Партия членнарының төп бурычы – район халкы алдында җаваплылык тотып эш алып бару, һәрберсенә үз урынында халык мәнфәгатьләренә вакытында җавап бирү”, - диде.