Татарстанда “Синең файдага” дигән хәйрия фонды инициативасы белән яңа туган балаларга тартмалар тарату эше яңадан эшли башлады.
Бала туу – тормышта иң мөһим вакыйга. Аның өчен бик күп акча тотыла. Шул вакытта авырлкка очраган гаиләләргә хәйрия фонды үзенең ярдәм кулын сузарга әзер.
Бу тартмада 4 айга кадәр балага кирәкле бар нәрсш дә бар – аларның саны – 29.
Акциядә бала табарга хәзерләнүче һәм 4 айга кадәр баласы булган аналар катнаша ала.
Районның “Өмет утравы” дигән социаль ярдәм күрсәтү үзәге инде акциядә катнашырга теләүчеләрнең документларын җыя.