16 нчы январь көнне районда ТР Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан территориаль һәм участок сайлау комиссияләренең членнарын укыту семинары булып узды.
Аерым сүз мобиль сайлаучылар – командировкада, ялда, отпускта булучылар турында барды. Аларга үзләренә уңай участокта сайлау өчен дәүләт услугалары Порталында онлайн-гариза тутырырга кирәк булачак. Аны территориаль сайлау комиссиясендә 31 нче январҗдан 12 нче мартка кадәр тутырырга була.
Тагын КОИБ дигән – сайлау бюллетеньнәрен комплекслы эшкәртү өстендә эшләү алымнарына да укыттылар. Бу очракта бюллетеньнәрне ялганлап тутыру яки төзәтү һич тә мөмкин булмаячак.
2018 нче елның 18 нче мартында барыгызны да сайлауларда үз тавышыгызны бирергә чакырабыз!