2017 нче ел бетәр алдыннан районның клуб учреждениеләрендә коррупциягә каршы чаралар уздырылды.
Клуб хезмәткәрләре һәр кешегә коррупциянең нинди начар чир икәнен аңлатуга күп көч куйдылар. Бу нәрсәнең мәгарифкә сәламәтлекне саклауга, хокукларны яклауга, демократиягә һәм ил үсешенә ничек йогынты ясавын аңлаттылар.
Бу чаралар төрле формаларда узды: түгәрәк өстәл, семинар, акөия, стендлардагы мәгълүмат, бошюралар, буклетлар тарату, фото, видео-презентацияләр...
Мәктәпләрдә класс сәгатьләре һәм дәресләр дә бик актуаль теманы яктыртты.